Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанга Чыңгыз Айтматов турында кино төшерер өчен Кыргызстан делегациясе килде

5 февраль көнне Татарстанга  язучы  Чыңгыз Айтматов тууының 90 еллыгына багышлап кино төшерү өчен Кыргызстан делегациясе килде. Казан Халыкара аэропортында кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат  Закиров, җитәкченең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм татар конгрессының чит илләр белән эшләү комитеты мөдире Ленара Кутеева каршы алдылар. Делегация составында Чынгыз Айтматовның улы,  “Чыңгыз Айтматов исемендәге Ыссык күл форумы” халыкара иҗтимагый берләшмә президенты, Кыргызстан дипломаты һәм дәүләт эшлеклесе Әскар Айтматов; Кыргызстан Республикасының халык артисты, кинорежиссер Бакыт Карагулов; «Кыргызфильм»  милли  кинокомпаниясенең генераль директоры Айбәк Жангазиев килде. Бүген Кыргызстан делегациясен Кукмара шәһәрендә кабул итәләр. Мөхтәрәм кунакларны һәм аларны озатып йөрүче Конгресс вәкилләрен Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина каршы алды. Равия Кәримуллина район турында сөйләде, аның тарихына һәм бүгенгесенә тукталып үтте. Шулай ук районның социаль-икътисади хәлен сурәтләде, районда Чынгыз Айтматов исеме ни рәвешле зурлануы турында сөйләде. Аннары кунакларны Кукмараның данлыклы итек фабрикасына алып бардылар, андагы җитештерү белән таныштырдылар. Моннан тыш, кунакларның программасында Кукмара шәһәрендәге Ч.Айтматов исемендәге №1 гимназиягә баруы каралган. Делегация Татарстанда 8 февральгә кадәр булачак. Кунакларның программасында Кукмара шәһәрендәге Ч.Айтматов исемендәге №1 гимназиягә, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына бару, ТР Язучылар берлегендә язучы-шагыйрьләр белән очрашу, шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашулар каралган.
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев