Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстандагы ярминкәләрдә хәйран авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган

Казанда һәм Чаллыда 4 ярминкә көнендә 246,3 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган.

Искәртеп үтик: Татарстанда ярминкәләр 10 сентябрьдә башланды. Респубикада яшәүчеләр 17 һәм 24 сентябрьдә, шулай ук 1 октябрьдә авыл хуҗалыгы продукциясен арзанрак бәядән сатып алды. Казанда ярминкәләр11 сәүдә мәйданчыгында уза, Чаллыда - өч.

Билгеләп үтик, ярминкәләр уздырылган дүрт көндә Татарстан башкаласы белән Автошәһәр мәйданчыкларына 2104,4 т бәрәңге, 249,7 т кәбестә, 122,9 т кишер, 109,2 т чөгендер, 743,7 т суган, 169,6 т сыер ите, 87,6 т дуңгыз ите, 90,8 т кош ите, 2179,9 данә йомырка, 33,7 т ярма, 1092,9 т ашлык, 384,8 т шикәр комы, 23,7 т каты сыр, 19,8 т балык, шулай ук 111,4 т катнаш азык һ.б. товарлар китерелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев