Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстандагы интернат-йортлар өчен китаплар җыялар

Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстандагы интернат-йортлар өчен китаплар җыю буенча акциясен башлап җибәрде. Бу хакта "Татар-информ" матбугат конференциясендә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде. "Без оешмаларның китапханә фондын тулыландыру максатыннан китап җыю буенча аерым акция игълан иттек. Аны 15 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр уздырабыз", – диде спикер. "Башка министрлыктагы хезмәттәшләребезгә, преприятие һәм оешма вәкилләренә мөрәҗәгать итәбез: әгәр өегездә сезгә кирәк булмаган китаплар бар икән, бәлки кемдер күченәдер, без бик теләп бушка бу китапларны стационар оешмаларыбыз өчен кабул итәчәкбез", – дип өстәде министрлык башлыгы.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев