Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстандагы 16 авылны давыл утсыз калдырган, 5 йортның түбәсен көчле җил куптарган (фото/видео)

Түбән Кама һәм Аксубай районнарында 16 авылны давыл утсыз калдырган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Аксубайдагы 4 торак пунктта электр уты бетү турында хәбәр кичә 21.14 сәгатьтә килгән. Өч мең кеше утсыз калган. Чистай электр челтәреләре хезмәткәрләре бер сәгать чамасы эчендә утны көйләгән. Ике сәгатьтән соң, Түбән Кама районында 2164 йортта ут бетү турында хәбәр килгән. 4 меңнән артык кеше утсыз калган. Биредә дә электр утын тиз арада көйләгәннәр. Ике очракта да көчле җил электр үткәргечләрне өзгән булган. Алексеевск районында биш йортның түбәсен көчле җил куптарган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Куркуль авылындагы дүрт йортның түбәсе купкан дигән хәбәр бүген иртәнге якта килгән. Бозлы яңгыр, көчле җил Новая урамындагы йортка зур зыян салган. Бозлы яңгыр сайдингны тишкәләгән, түбәне ачкан. Колхозная урамындагы йортның түбәсен куптарган, коймаларын җимергән. Шулай ук Новая урамындагы тагын өч йортка һәм гаражга зыян килгән.
Татар-информ
Фото: ГУ МЧС России по РТ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев