Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда үзмәшгульләр саны ел башыннан 3,5 мең кешегә кадәр арткан

Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы 10 ел дәвамында гамәлдә булачак.

Татар-информ», Егор Никитин). Февраль ахырында үзмәшгульләр сыйфатында салым органнарына исәпкә баскан татарстанлыларның саны 3,5 мең кешегә җиткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Анда искәртүләренчә, яңа салым режимы 4 һәм 6 процент күләмендәге салым ставкаларын күздә тота, ул ун ел дәвамында гамәлдә булачак.

«Бүген республикада 3,5 меңгә якын кеше үзмәшгуль гражданнар сыйфатында теркәлгән», - дип искәрттеләр ведомствода.

Анда билгеләп үтүләренчә, һөнәри керемгә салым – ул өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә мөмкин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев