Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Язмыш сукмаклары" дигән татарча газета чыга башлады

Аның беренче саны Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага багышлана. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм “Шәһри Казан” газетасында озак еллар мәдәният темасын яктыртып барган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Хәбибуллина татар телендә кызыклы басма чыгару турында күптән хыялланган булган.  “Язмыш сукмаклары”ның беренче санында җырчыга багышланган язмалар урын алган. Исеменнән күренгәнчә, газетада төрле кызыклы язмышлар, гыйбрәтле вакыйгаларны яктыртып барырга исәп тоталар. Күренекле шәхесләрнең истәлекләре, артистлар тормышы, табиб киңәшләре, чайнвордлар да урнаштырып барылыр дип көтелә, ди яңа проект авторлары. Әлегә газета Татарстанда айга бер мәртәбә чыга.
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев