Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Яшьләр хөкүмәте барлыкка килде

Аның составына 23 кеше керде. Аларның исемнәре бүген Татарстан Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры Илдар Халиковның «Югары! – Вверх!» республика конкурсы финалистлары һәм җиңүчеләре белән очрашуында аталды. Шунысын әйтергә кирәк, быел беренче тапкыр бәйге йомгаклары буенча Татарстанда Яшьләр хөкүмәте булдырылды. Яңа структура Министрлар Кабинетында даими эшләүче консультация һәм киңәшләшү органы булачак, ул эксперт-аналитик эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк. Татарстан Премьер-министры белән килештерелеп, Татарстан Яшьләр хөкүмәте рәисе итеп, «Җир» республика кадастр үзәге башкарма директоры Динә Әшрапова билгеләнде. «Соңгы ел дәвамында кадрлар резервы кысаларында актив эш алып бардым, – дип билгеләп үтте ул. – Минем карашка, яшьләр сәясәте дәүләт һәм җәмгыять арасында бәйләүче буын булып тора. Яшьләр хөкүмәте дәүләт фикеренчә эшләп бетерергә кирәк дигән мәсьәләләргә игътибарны юнәлтергә тиеш. Премьер-министрдан алган беренче йөкләмә – эш планын, юл карталарын булдыру, боларны кыска вакытта эшләячәкбез». Шулай ук Динә Әшрапова Илдар Халиковтан структура вәкилләренә Татарстан Министрлар Кабинеты утырышларында катнашу мөмкинлеге булдыруны сорады. Аның фикеренчә, тармак министрлары белән даими эшчәнлек кирәк. Шунлыктан уртак киңәшмәләр үткәрүне тәкъдим итте. Татарстан Хөкүмәте башлыгы график төзергә һәм гыйнвар аенда очрашулар үткәрергә кушты. 15-21 октябрьгә кадәр Татарстанда Яшьләр хөкүмәте составына керү өчен республиканың 40 яшь лидеры көрәште. Аерым алганда үз талантларын төрле проектлар яклап күрсәтте. Беренче тапкыр Яшьләр хөкүмәте 1996 елда Курган һәм Ярославль өлкәләрендә барлыкка килгән. Бүген инде андый хөкүмәт Россиянең 58 субъектында эшләп килә. Искәртеп үтик, «Югары – Вверх!» республика конкурсы 2009 елдан бирле һәр елны Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан «Татарстан яшьләре иҗади академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрелеп килә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев