Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда яшәүче рус баласына татар телен белүе ярдәм итәме? Әлбәттә, ярдәм итә" - Максим Шевченко (ВИДЕО)

Танылган тележурналист, публицист, Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү советы әгъзасы Максим ШЕВЧЕНКО үзенең Youtube-каналында «Рус кешесенә татар теле ни өчен кирәк?» дигән видеомөрәҗәгать белән чыккан. Андагы кайбер кызыклы фикерләрне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

“Татарстан мәктәпләрендә татар телен укырга кирәкме? Ә химияне, биологияне кирәкме? Тормышта сезгә аларның кирәге чыктымы? Җәмгыять белеме фәненең кемгә кирәге булды? Дөрес, кем шул өлкәдә эшли, аларга кирәге чыга. Татар кешесе рус телен Конституцияне яраткан өчен түгел, аның сәясәт, мәгариф, үсеш теле булганы, ә руслар татар телен Татарстанда яшәргә булышканы өчен өйрәнә. Мордовиядә рус кешесен татар телен укырга мәҗбүр итсәләр, бу дөрес булмас иде. Татарстанда яшәүче рус баласына татар телен белүе ярдәм итәме? Әлбәттә, ярдәм итә. Татар телен белсәм (Татарстанда яшәмәвем бик кызганыч), Төркия, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстанда һәм башка төрки төбәкләрдә мин үземне иркен хис итәр идем. Мин анда якутлар, хакаслар, Тувада Сергей Шойгуның ватандашлары белән аралашыр идем, анда төрки халыклар яши. Бик күп кешеләр төрки телдә сөйләшә”. https://www.youtube.com/watch?v=2RsILLPinjc
Шәһри Казан
фото: kazved.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев