Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләре һәм йолалары турында "Хәзинә" проектының беренче китабы дөнья күрде
«Әкият» концерт залында әлеге китап киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Китап 1 нче Балалар рәсем сәнгате мәктәбе һәм Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге инициативасы белән басылып чыкты.
“2014 елда Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәренең мәдәният идарәсе, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге катнашында үзенчәлекле "Хәзинә" проектын башлап җибәрдек, - дип сөйли идея авторы, 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе директоры Наталья Тишенкова. - Аның төп максаты – Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен, традиция, йолаларын, әкият-риваятьләрен балалар күзлегеннән чыгып чагылдыру. Проектның беренче этабы яшь рәссамнарның (10 нан 15 яшькәчә) татар халкының традицион мәдәниятен чагылдырган эшләрен тупланган үзенчәлекле китап чыгару белән тәмамланды. Бу басмага 1 нче Балалар рәсем сәнгате мәктәбе балаларының 128 рәсеме урнаштырылган”.
“Республикада беркайчан да мондый китапның чыкканы булмаган. Башта без аны балалар рәсемнәре тупланган альбом рәвешендә күз алдына китергән идек. Әмма эшли башлагач, мин авылда үссәм дә, халкыбыз йолалары буенча бернәрсә дә белмәвемне аңладым. Башкалар да белсен-аңласын өчен йолалар турында аңлатмалар бирергә булдык”, - ди китапның редакторы Розалина Мусабирова.
“Без әлеге рәсем сәнгате мәктәбе белән күптәннән хезмәттәшлек итәбез. Аны минем кызым да тәмамлап чыккан иде, бик яратам мин ул мәктәпне, - ди Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова. – Проект Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәни традицияләре итеп уйланылган иде, әлеге беренче китап татар халкының традицион мәдәниятенә багышланды. Безнең белгечләребез мәктәп балалары һәм укытучылар өчен лекцияләр укыдылар, төрле йолалар турында җентекләп сөйләделәр. Аннары балалар ике ай дәвамында остазлары җитәкчелегендә рәсемнәр ясадылар. Башта күргәзмә генә булыр дип уйлаган идек. Җәй көне Казан Кремле территориясендә күргәзмә үтте. Аннары бу рәсемнәрне китап итеп туплау идеясе туды. Әлеге мәктәптә искиткеч көчле укытучылар укыта, бик талантлы балалар укый. Алар арасында зур архитекторлар, рәссамнар чыгачак, хәер, нинди генә һөнәр сайласалар да алар үткәнебезгә, нәсел-нәсәпләренә хөрмәт белән тәрбияләнеп үсәчәкләр. Аларның рәсемнәренә күз салыгыз, алар бит искиткеч ихластан ясалган, аларда бер кискен төсләр дә юк. Әлбәттә, без рәсемнәрне бик сайлап кына чагырдык, һәм баланың техник осталыгына гына түгел, эчтәлекне бирә белүенә дә игътибар иттек”.
“Китапның уникальлеге республикада гына түгел, илебездә дә аңа охшаш проектлар булмавында гына түгел, ә нәкъ менә балаларның татар мәдәниятен һәм үзенчәлеген оригиналь сюжетлар һәм образлар аша талантлы итеп чагылдыра алуларында, - ди китап редакторы Розалина Мусабирова. - Проект барышында Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге белгечләре балаларга һәм аларның остазларына халкыбызның традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар, татарларның тормыш-көнкүреше, йорт-җире, милли киемнәре, татар орнаменты үзенчәлекләре турында җентекләп аңлаттылар. Күпъеллык хезмәтнең нәтиҗәсе буларак, балалар эшләрендә теманың дөрес ачылуын, төсләрне тиешенчә кулланып композиция төзи алуларын, образларны бирә белүләрен күрәбез. Басма төрле техника кулланылган эшләр булуы белән дә кызыклы. Күрәсезме, монда гуашь та, пластилин да, камыр да, киез дә, аппликация техникасы да, папье-маше да, витраж техникасы да бар”.
“Әлеге проект белән эшли башлаганда минем укучыларым 2 нче класста гына иделәр. Безне белгечләр килеп укытты, халык йолалары турында видеофильмнар күрсәттеләр. Иске Казан рәсемнәрен карадык, татарларның элек-электән ничек киенеп йөрүләре, тормыш-көнкүрешләре турында фоторәсемнәр карадык. Татар киемен түбәтәй дә, итек итеп күз алдына китерүчеләр дә бар иде. Әйе, тема җиңел түгел, ясавы авыр. Мин балаларның игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлттем. Балалар үзләре күргәнне, үзләре күзаллаганны ясадылар. Әйтик, Диләрә исемле укучым әбисенең намаз укуын күреп үскән – шуны ясады. Кемдер никах укылганны күргән, әлбәттә, сабантуй кебек милли бәйрәмнәр дә ясалды. Мин укытучы буларак, буыннар алмашына, рухи мираска басым ясарга тырыштым, шул юнәлешне алдым. Балалар ихластан, яратып эшләделәр”, ди 1нче рәсем сәнгате мәктәбе укытучысы Галина Орлова.
Татар традицион мәдәниятенә багышланган китап дүрт бүлектән тора. Алар: гаилә йолалары; татарларның көнкүреш мәдәнияте; татарларның календарь йолалары, милли бәйрәмнәр; татар халык әкиятләре һәм легендалар. Китапның өч телдә чыгуын да билгеләп узарга кирәк.
Уникаль җыентыкны тәкъдим итү кичәсенә ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Алия Заһидуллина, Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Фәридә Хасьянова, шагыйрә Йолдыз һәм башкалар килгән иде.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев