Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Яшь программист" XX юбилей республика бәйгесе ачылды

Татарстанның Крутушка бистәсендәге "Байтик" сәламәтләндерү-белем бирү комплексының концерт залында "Яшь программист" XX юбилей республика бәйгесе ачылды. Ике дистә ел дәвамында бу проектның оештыру командасы Татарстанда сәләтле балаларны ачыклый һәм аларга мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белемнәрен арттырырга ярдәм итә.

«IT-технологияләр – ул бүген ихтыяҗ зур булган тармак, икътисадның барлык тармакларында кирәкле һөнәр. Авыл хуҗалыгында, төзелештә, космик технологияләр өлкәсендә, гомумән, ни белән генә шөгыльләнергә уйласак та IT-технологияләр казанышы кирәк. Әле безнең белән сезне ясалма интеллект алыштырганчы прогаммамистлар безгә күп еллар кирәк булачак. Фантастик идеяләрегезне тормышка ашырырга курыкмагыз", – дип белдерде Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Анатолий Геллер.

Бәйгедә катнашучылар 7 көн дәвамында "түгәрәк өстәл"ләрдә һәм фикер алышуларда катнашачак, алар өчен экспертлар мастер-класслар бәрәчәк. Бәйгенең төп вакыйгасы – үз проект эшеңне тәкъдим итү булачак. Аларның нәтиҗәләренә карап, программа продуктлары һәм мобиль кушымта, WEB-сайтлар, робототехника, компьютер дизайны номинацияләре буенча лауреатлар ачыкланачак.

Бәйгене оештыручылар үз укучылары белән бик нык горурлана. Шушы узган еллар эчендә 2 меңнән артык талантлы бала лауреат булган, хәзер аларның күбесе югары технологияләр өлкәсендә эшли. Конкурсның мактау тактасында – Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россия Генштабы мәгълүмати куркынычсызлык белгече Роберт Шәвәлиев, Microsoft программисты Ленар Акберов һәм дистәләгән шәхесләр бар.

"Яшь программистларның беренче бәйгесе 1995 елның ноябрендә узды. 20 ел дәвамында талантлы балаларны укыту һәм аларга ярдәм итү буенча киңкүләмле эш алып барабыз. Без яшь программистлар белән үз өлкәсендә профессиональ үсешкә ирешкән белгечләргә аралашу өчен мәйданчык булдырырга тырышабыз. Бу аралашуның олыларга яки балаларга күбрәк файда китерүен әйтү кыен", – диде Татарстанның атказанган укытучысы, мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Лариса Бикмуллина.

Шулай ук төрле еллардагы лауреатларның иң яхшы эшләре коллекциясе күргәзмәдә тәкъдим ителде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев