Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Яраткан балалар табибым" халык интернет-премиясе старт алды

Кичә Татарстанда Интернет челтәрендә “Яраткан балалар табибым” халык интернет-премиясендә катнашучы табиблар өчен тавыш бирү башланды.

Алдагы еллардан аермалы буларак, премиягә быел республикадагы барлык табиблар дәгъва кыла ала. Искәртеп үтик: моңа кадәр бәйгедә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт табиблары гына катнашканы бар иде. Тавыш бирү сайтында 63 учреждениедән 2 меңнән артык белгечнең исемлеге урын алган. bestpediatr.ru. сайтында авторизация узган һәркем яраткан табибы өчен үз тавышын калдыра ала.

Тавыш бирү 26 нчы октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр узачак. 6 нчы декабрь көнне “Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе” XIII Россия конгрессы кысаларында җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Үз шәһәрләрендә һәм зоналарында иң күп тавыш җыйган 34 лауреатка бүләкләр тапшырыла.

Премиянең төп җиңүчесе “Иң яраткан балалар табибы” исеменә лаек булачак һәм үзе сайлап, Париж, Прага, Берлин, Амстердам, Хельсинки, Рим шәһәрләренең берсенә сәяхәткә юл тотачак. Икенче һәм өченче урынны алучылар “Сосновый бор” шифаханәсенә юллама отачак. Калган лауреатларга истәлекле бүләкләр тапшырыла.

 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев