Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда ял итү урыннары ачыла

Узган атнада да районнарда яшәүчеләр яңартылган парклар ачылышын шатланып каршы алды. Республиканың шактый районнарында парк, яр буйлары август аенда ачылса, кайберләре сентябрьгә калды. Алар арасында Сарман белән Мамадыш районнары да бар.

Сарман

 

10 сентябрьдә Сарман авылында Татар Илеге елгасының яр буе ачылды. Яңартылган ял итү урыны Сарманның яңа микрорайонында булдырылган. Янәшәдә генә күп балалы гаиләләр өчен махсус торак төзелә. Шуңа да яр буеның гаилә, балалар белән ял итәр өчен менә дигән урын булачагына ышанып калалар. Халыкны бирегә кергәндә «Сарман» язуы каршы ала. Сарманлылар бу язуда җирле газета шрифты кулланылуын теләгән булган.

Ял итү зонасы янында машина куяр өчен парковка булдырылган. Яктырту системасы урнаштырылу сәбәпле, биредә төнлә дә курыкмыйча йөреп була. Шунысын да ассызыкларга кирәк: әлеге яктырткычлар Татарстанда җитештерелгән. Быел паркны яшелләндерүгә зур игътибар биргәннәр: төрле үсемлекләр, декоратив агачлар утыртылган. Һава сулап йөрер өчен юллар түшәлгән. Аларның бер-берсе белән киселешендә җәен кояштан качу өчен япмалар куелган.

Татар Илеге елгасы кибеп бетү дәрәҗәсендә булганга күрә, аны торгызу өчен кайбер чаралар кулланылуы кирәк иде. “Татарстанда су саклау зоналары елы” программасы дәвамында чишмәләрдән буа төзелгән. Татар Илеге ярлары бик текә булганлыктан, балалар куркынычсызлыгы өчен кораб һәм балыклар образлары рәвешендә койма белән әйләндереп алынган.

Хәер, әлеге территориядә киләсе елда да эш дәвам итәчәк. Яңа спорт мәйданчыгы, елга ярына карап торган кафе, пикниклар өчен махсус зона, трибуналы сәхнә дә пәйда булачак.

Мамадыш

Узган атнаны шулай ук Мамадышта Ошма елгасы яр буе ачылды. Элек бу урын ташландык хәлдә булса, хәзер буш урын шәһәр скверына әверелгән. Ошма елгасы яры буенда дамба сөзәклегендә ясалган амфитеатрда халыкка ачык һавада концерт-кино карау мөмкинлеге булдырылган.

Үзәк урында Татарстанның башка районнарында яшәүче балалар яратып кабул иткән коры фонтан да үз урынын тапкан. Балалар фонтан буйлап йөгереп, су белән уйный ала.

Белгәнебезчә, быел яз көне Мамадышның Нократ елгасы буендагы “Яшьлек” скверын су басты. Мамадыш шәһәре башлыгы урынбасары Сирень Ибраһимов әйтүенчә, 1979 елдан башлап мондый хәлнең күрелгәне булмаган. Шуңа да яңа скверны су басудан саклар өчен махсус чаралар күрелгән. Ярны ныгытырга ярдәм итә торган дамбада суның максималь күрсәткече 58,4 метрга кадәр җитә ала.

Чапаев һәм Давыдов урамнары киселешендә “Күләгәле парк” урнашкан. Агач утырту сезонында каен, кедр кебек агачлар белән беррәттән, балан, шомырт, сирень дә утыртырга җыеналар. Киләсе елда Вятка яры буенда күзәтү мәйданчыгы, шәһәрнең ике өлешен бер-берсе белән тоташтыра торган җәяүлеләр өчен күпер төзергә телиләр.

 

Паркларда – концертлар

Парк, яр буйларын яңарту белән беррәттән, аларда мәдәни чараларны оештыру өчен сәхнәләр дә булдырылды. Быелгы көздә ял итү зоналары концерт мәйданчыгына әвереләчәк. Сигез муниципаль районның ачык сәхнәләрендә рок һәм поп юнәлешендә җырлый торган яшь башкаручылар чыгыш ясаячак. Бу – татар альтернатив музыкасының Татарстан буйлап беренче масштаблы гастрольләре. “Сәяхәт-драйв” дип аталган концерт турында Рәдиф Кашапов һәм Oscar & С7С5 чыгыш ясый.

Бу төркем 17 сентябрьдә Минзәлә һәм Яр Чаллының Җиңү паркларында чыгыш ясаячак. 24 сентябрьдә исә аларның концерты Кукмараның Үзәк мәдәният һәм ял паркында, шулай ук Арчаның “Казан су” паркында көтелә. Гастрольләр 1 октябрьдә Кама Тамагы Комаров урамындагы паркта һәм Буаның Үзәк паркында тәмамлана.

Кем эшли, кемгә – сары карточка

Кызганыч ки, бөтен районнар тулы куәтенә эшләгәндә, кайберләре эшен тиешле дәрәҗәдә башкара алмый. Мисал өчен, Татарстанның Бөгелмә муниципаль районы – бу юнәлештә артта сөйрәлүчеләр рәтендә.

- Безнең глобаль җитешсезлекләр калды. Бөгелмәдә дәгъвалар бик күп, аларның күбесе хәл ителде инде. Район үз бурычларын үтәп бетерер, дип ышанып калам, – дип ассызыклый Наталия Фишман.

Татарстан Президенты бу районга, футбол матчындагы кебек, сары карточка күрсәтте. “Бөгелмәгә парк кирәк, һәркем аның булуын тели. Мин җәйге вакытта барысын да төгәлләргә кирәклеген әйткән идем. Чөнки халык без эшләгән эшнең нәтиҗәсен күреп өлгерергә дә тиеш”, – ди Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев