Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда VI Республика яшь гражданнар форумы узды

Балаларның иҗтимагый яктан активлыгын арттыру – яшьтән үк кирәкле гамәл. Үсеп җиткәч, актив гражданлык позициясендә булу, яшьләрнең үз оешмаларын ныгыту өчен алдан чаралар күрү комачау итми. Татарстанда VI Республика яшь гражданнар форумы да шул максат белән уздырыла. Быел форумда катнашкан 200 кеше арасында республиканың муниципаль районнары активистлары, лидерлары, җитәкчеләре җыелды. Балалар оешмаларына ярдәм күрсәтү, аларга җәмгыять, дәүләт тарафыннан игътибар арттыру да төп бурычларның берсе булып тора. Шундый чаралар балалар һәм яшьләр мохитендә туган проблемаларны хәл итәргә дә ярдәм итә. Яшь гражданнарның беренче форумы тәүге тапкыр республикада 2006 елда ук уза. Биредә Татарстанның Балалар оешмалары советы булдыру турында карар кабул ителә.

- Презентацияләрегезне карап, мин сез кабул иткән карарларның никадәр әһәмиятле икәнлегенә төшендем. Чыннан да, зур эш башкарылган. Катнашучыларга – активлыклары, ә Татарстан республикасы җитәкчелегенә яшьләр дәүләт сәясәте өлкәсендә шартлар тудыруы өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Без Татарстан республикасын башкаларга һәрвакыт үрнәк итеп куябыз, – диде үз чыгышында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Юлия Исмәгыйлева. 29 сентябрь – 3 октябрь аралыгында узган Яшь гражданнар форумы дәвамында катнашучыларга түгәрәк өстәлләр, тренинглар оештырылды. Балалар һәм яшьләр форумда үз эшчәнлеген 10 төп секция буенча алып барды. Алар мәдәният, яшьләрнең иҗади үсеше; сәламәт яшәү рәвеше, балалар спорты; эшмәкәрлек; массакүләм мәгълүмат чаралары; экология; патриотик тәрбия; балаларны, яшьләрне хокукый яктан яклау; социаль яклау, волонтерлык; белем бирү, фән; балалар хәрәкәтен үстерүгә багышланды. Секцияләр республиканың профильле министрлыкларында уздырылды.

- Без шушы рәвешле Татарстан киләчәге өчен яшь буынны тәрбияләп булуын аңлыйбыз. Сез – муниципаль районнарның иң яхшы вәкилләре. Бирегә тәҗрибә тупларга килеп, сез безнең Татарстанны бары тик алга этәрәсез! – дип сәламләде форумда катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев. Әлеге чара Татарстанның Балалар оешмалары советы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Чара нәтиҗәсендә махсус резолюция дә кабул ителде. Анда Татарстан республикасында балалар хәрәкәтен үстерүгә кагылышлы тәкъдимнәр кертелде.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев