Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Урман утырту көнендә 1,7 млннан артык яшь агач утыртылган

Татарстанда "Урман утырту көне" республика акциясенең көзге этабыннан башлап Татарстанда 1 млн 740 мең 808 яшь агач утыртылган. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп узуларынча, республика урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров быел, узган елга караганда, күбрәк агач утырту бурычын куйган. Мисал өчен, быел министрлык узган ел утыртылган 2,4 млн күрсәткечен арттырырга ниятли.

Искәртеп үтик: "Урман утырту көне" 1 октябрьдә башланды, 31 октябрьдә тәмамланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев