Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Ураза гаете барлык мәчетләрдә дә бер үк вакытта башлана

“ТР бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында” законының 1 нче маддәсе нигезендә, 2016 елның 5 июле ай календарена туры китереп һәм традиция буенча Ураза гаетен бәйрәм итүнең беренче көне буларак билгеләнгән. Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 11 июньдә имзаланган 525 нче номерлы указ белән рәсмиләштерелгән. Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән хәбәр итүләренчә, 5 июль көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе иртәнге 7 нче яртыда башлана, сәгать 7дә гает намазы укылачак. Төп бәйрәм чарасы Казанның Галиев мәчетендә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. Андагы Ураза бәйрәмен "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы аша туры трансляциядә карап булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев