Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда укучыларның 70 проценты туган тел дәресендә өйрәнү өчен татар телен сайлаган

Татарстан мәктәпләрендә туган тел дәресләрендә укучыларның 69 проценты – татар, 30 проценты рус телен өйрәнә. Ата-аналар үз балалары өчен шушы ике телне сайлаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән. Ата-аналарның бер проценты үз балаларына туган тел дәресләрендә өйрәнү өчен чуаш, мари, удмурт, мордва һәм иврит телләрен сайлаган. Туган телләрне өйрәнү өчен сәгатьләр саны республика мәктәпләренең уку планнары нигезендә бүленгән. «Мисал өчен, татар мәктәпләрендә туган телне өйрәнүгә күбрәк вакыт бирелә», - дип ачыклык кертте министрлык вәкиле.
Татар информ
фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев