Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда туып үскән космонавт Сергей Рыжиковка Россия Герое исеме бирелде

РФ Президенты Указы белән космонавт Сергей Рыжиковка Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. РФ Президенты Владимир Путин Россия космонавты Сергей Рыжиковка Россия Герое исеме бирү турындагы Указга кул куйган. Шул хактагы документ хокукый актлар рәсми интернет-порталында урнаштырылган. Моннан тыш, якташыбыз «Россия Федерациясе очучы-космонавты» дигән мактаулы исемгә лаек булган. Сергей Рыжиков 1974 елның 19 августында Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә туган. Ул «Союз МС-02» транспорт корабле экипажы командиры һәм Халыкара космик станция экипажы бортинженеры сыйфатында 2016 елның октябре – 2017 елның апрелендә галәмгә очкан. МКС-49/50 төп космик экспедицияләрендә катнашкан. Галәмдә барлыгы 173 тәүлек 3 сәгать 15 минут 21 секунд булган. Сергей Рыжиков «Мәскәү – Татарстан күпере» IV Мәскәү яшьләр форумында чыгыш ясаячак, диелгән әлеге хәбәрдә.
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев