Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Туфан Миңнуллин исемендәге "Вакыт кыңгыравы" дип аталган яңа фестиваль үткәреләчәк

Татарстанда тагын бер театр фестивале барлыкка киләчәк - Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев быел август аенда “Вакыт кыңгыравы” дип аталган яңа фестиваль үтәчәге турында хәбәр итте. “Без Туфан Миңнуллин исемендәге зур фестиваль уздырырга җыенабыз. “Вакыт кыңгыравы” (“Колокол времени”) фестивале ике төбәкне - Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры булган Түбән Кама шәһәрен һәм Туфан Миңнуллинның туган ягы Кама Тамагын тоташтырган фестиваль булачак. Без бүген шул фестивальгә юл ачабыз. Ул әле яңа туып килә торган бала кебек”, - диде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев “Татар-информ” хәбәрчесенә. Әлегә Түбән Кама театры бинасы - ремонтта. Август аенда театрның бинасы өлгермәсә, фестиваль Түбән Каманың Халык иҗаты йортында үткәреләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев