Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда торак-комуналь хуҗалык тарифлары проценты арта

Россия Хөкүмәте Россия Федерациясендә 2017 елга субъектлар буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртү индексларын раслады. Күрсәтмәне РФ Премьер-министры 19 ноябрьдә имзалаган.  Документ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган.

Яңа елдан тарифлар үзгәрешсез калачак, әмма 2017 елның икенче яртысында үсеш сизелерлек булачак: Татарстанда тарифлар 4,2 процентка артачак.

Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр иң күбе Мәскәүдә артачак, башкалада ул 7 процентка үсәчәк, Санкт-Петербург, Саха (Якутия) республикасы һәм Камчатка крае халкы 6 процентка күбрәк түли башлый. Төньяк Осетия-Алания Республикасында түләүләр бары 2,5 процентка артачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев