Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Татар халкының милли үзенчәлеген саклау программасы" озайтыла

Татарстанда “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау программасы”н тагын өч елга озайтыла. Республика Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән аның икенче этабы 2017-2019 елларда гамәлдә була. Моңа кадәрге өч еллык программа 2016 ел белән бергә төгәлләнде. Бу хакта nazaccent.ru сайтына сылтама белән Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Дуслык йорты интернет-ресурсы хәбәр итә. Аерым алганда, Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе проекты буенча программаны финанслауга республика бюджетыннан 85,4 млн сум бүлеп бирергә мөмкиннәр. Аерым алганда, 2017 елда 26,33 млн, 2018дә 33,16 млн, 2019 елда 25,93 млн сум акча сарыф итү планлаштырыла. Әлеге суммаларга төзәтмәләр кертелергә мөмкин, диелгән проектта. Программаны әзерләүчеләр татарларның милли үенчәлеген саклаудагы проблемаларны кузгаткан. “Ерак чит илләрдә яшәүче ватандашлар арта барган глобальләштерү шартларында үзләренең этномәдәни үзенчәлекләрен югалту проблемасы белән йөзгә-йөз килә. Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарлар арасында этник тәңгәллек еш кына символик характерда һәм татар телен белүгә бәйле туры функциональ элемтәсе юк”, - дип язалар алар. Шулай ук алар чит илләрдә яшәүче татарларның үз халкы тарихы турында белемнәре сай һәм таркау булуга борчу белдерәләр. Исегезгә төшерәбез, 2016 елның ноябрь аенда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында "Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсында җиңеп чыккан фоторәсемнәр күргәзмәсе ачылу тантанасында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова: “Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)” дәүләт программасын тагын алдагы өч елга озайтырга карар итте. Хәзерге вакытта программаны килештерү эшләре белән йөрибез, – дип хәбәр иткән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев