Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Тартария" төбәкара мәгариф форумы башланды (ФОТО)

Мамадыш районында «Тартария» җәйге төбәкара мәгариф форумы уза. Форум 30 июльдән 12 августка кадәр «Кама» балалар сәламәтләндерү лагере базасында, Соколка авылында оештырыла. Балалар «Тартария» җирлегенә килеп урнашты. Иҗади, креатив һәм талантлы 14-16 яшьлек балалар илебезнең төрле төбәкләреннән (Кыргызстан, Польша, Әстерхан, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург өлкәсе, Пермь өлкәсе, Башкортстан республикасы, Коми республикасы, Марий Эл, Самара, Санкт- Петербург, Ульяновск өлкәсе), шулай ук Татарстан республикасы районнарыннан проектлаштыру сәләтен үзләштерергә килделәр. Нәтиҗәле эш көннәреннән соң балалар үзләренең барлык идеяләрен дә тормышка ашыра алачаклар. 30 июль егетләр һәм кызлар өчен тренинглар үткәрелде, 31 июльдә проектлар буенча эшләр башланып китте. «Тартария» яшьләре Эстониядән килгән эксперт, Estyes оешмасының директоры, Альянс Европа оешмаларының экс-директоры Александр Курушев белән дә очраштылар. Ул балалар белән тәҗрибә уртаклашты, проектны чынга ашыру, модернизацияләү серләренә төшендерде. Теоретик өлештән соң, форумның катнашучылары командаларга бүленеп проектлар буенча фикер алыштылар, үзләренең идеяләре белән бүлештеләр.        
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
Фотолар: Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев