Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда тамашачыны хөрмәт итмәгән режиссерлар бар" - Фәрит Бикчәнтәев

Тамашачы театрга караганда бөегрәк, аны яратырга түгел, ә хөрмәт итәргә кирәк, чөнки ярату хисе үзгәрүчән була, диде Татарстанның Театр әһелләре берлеге рәисе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Казан федераль университетының «Tataristica» үзәгендә булып узган «Татар театры: югалту һәм табышлар» темасына багышланган очрашуда. Түгәрәк өстәлнең төп спикерлары - Татарстанның Театр әһелләре берлеге рәисе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, режиссер, Казан театр училищесы педагогы Илдар Хәйруллин, язучы, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Әлфәт Закирҗанов, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Буа татар дәүләт сатира театрының сәнгать җитәкчесе һәм артисты Раил Садриев, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, Татарстан Язучылар берлегенең драма секциясе җитәкчесе, драматург Рәдиф Сәгъди, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлек җитәкчесе һәм артисты Шамил Фәрхетдинов, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Дамир Самерханов, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев татар театры сәнгате турында фикер алышты. «Безнең Татарстанда тамашачыны хөрмәт итмәгән режиссерлар бар, - диде Фәрит Бикчәнтәев. - Кемнәр икәнен әйтеп тормыйм. Тамашачы барыбер надан, аларга барысы да бата, диючеләр юк түгел. Ә без үзебез тамашачыбызны бозабыз. Ә аннан соң зарланабыз, җитди спектакльләрне кабул итмиләр дип. Итәләр, җәмәгать, юлларын гына табарга кирәк. 1990 елларда безнең театр да авыр хәлгә төшкән иде, театрдан тамашачы китә башлады. Шул вакытта Шамил Зиннурович һәм Марсель Хәкимович ай саен премьера чыгара иде. Театр залында концертлар оештырылды. Болар барысы да тамашачыны тотып калырга тырышудан булды. Шуннан соң  тамашачы бозылды. Зәвыкны күтәрергә ничә ел вакыт кирәк булды? Төрле лабораторияләр оештырдык, Кече залга күчтек. Җитди әсәрләрне шунда куя башладык. Анда чын татар тамашачысы җыела башлады һәм хәзер Зур залда рәхәтләнеп җитди әсәрләрне куябыз. Халык йөри, ярата. «Курчак туе» 5 сезон, «Арбалы хатыннар» 4 ел барды. Хәзер чит ил драматургиясенә дә яратып йөриләр». Исегезгә төшереп узабыз, дискуссияләр агымдагы елның март аенда башланып киткән иде. «Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар» һәм  «ХХI гасыр һәм Тукай» темасына багышланган түгәрәк өстәл утырышлары җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Ай саен уздырырга планлаштырылган дискуссияләрнең төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү. Түгәрәк өстәлне алып баручы Гүзәл Сәгыйтова белдергәнчә, алдагы дискуссия темасы «Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» (14 июнь) темасына багышланачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев