Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда табигый газны сыеклату буенча беренче завод төзеләчәк

Татарстанда газ-мотор транспортын үзләштерү буенча җитди инфраструктура булдырылган. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзәнгә эш сәфәре барышында белдерде. "КАМАЗ"  - "Газпром" ГАҖ белән уртак проектлар тормышка ашыруда әйдәп баручы. Берничә ел элек газ мотор ягулыгында нибары 5-6 модель булса, бүген алар берничә дистә. Һәм бу юнәлеш алга таба да үсәчәк", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов автомобильләргә газ тутыра торган компрессор станцияләрен ачу тантанасыннан соң журналистларга. Монан тыш, республикада техниканы газ ягулыгына күчерү системасы да эшләнгән. Әмма Татарстан үз алдын куйган бурычлар тагын да зуррак, диде ТР Президенты. "Без газны сыеклату буенча производство ачарга ниятлибез. Сыеклатылган табигый газ базары бик зур. Бу авыл торак пунктлары да, дача бистәләре дә, аларга газ үткәргеч сузу отышлы түгел. Моннан тыш, транспорт юнәлешеннән тыш, безгә башка зур мөмкинлекләр дә ачыла", - диде ул. Газ ягулыгын активрак куллануның тагын бер мөһим дәлиле  - аның экологик яктан чисталыгы. "Атмосферага зарарлы газларның 60-70 процентын завод һәм предприятиеләр түгел, ә транспорт бүлеп чыгара. Транспорт  көннән-көн арта бара. Техниканы газга күчерергә кирәк, аны куллану зарарлы газлар күләмен ун тапкыр киметә. Шул чакта шәһәр дә, экология дә, һава да чистарак булачак", - диде Р.Миңнеханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев