Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда сыйфатлы белем бирелә һәм шул ук вакытта кереп укыр өчен мөмкинлекләр дә күп" - Фәрит Мөхәммәтшин

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Ватаным Татарстан” һәм “Республика Татарстан” газеталары редакцияләрендә республика халкының сорауларына җавап бирде. Җыеп кына әйткәндә, ул 17 сорауга җавап бирде, моннан тыш, газеталарда укучылардан электрон почта һәм телефон аша 40тан артык мөрәҗәгать алдан алынган иде. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанлыларны, нигездә, торак-коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш мәсьәләләре борчый булып чыкты. Аерым алганда, каты өслекле юллар булмавы яки булганнарының тиешле дәрәҗәдә түгеллеге, һәркем үтеп йөрерлек мохиткә ихтыяҗ, торак йортларны капиталь төзекләндерү эшләренең сыйфаты, фатирларда яшәеш шартларының начар булуы, авылда үзәкләштерелгән газ булмау һәм башка мәсьәләләр кузгатылды.

Шулай ук торак йортларның беренче катларындагы кальян трату урыннарын яптыру, йортларны тышкы яктан җылыту, зиратларда тәртип урнаштыру кебек мәсьәләләр буенча үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләр булды. “Шәһәребездә бүген танылган кешеләрнең, актерларның, мәдәният эшлеклеләренең каберләре онытылды. Кайсыларының каберташларында хәтта кем җирләнгәне турында язу юк”, – диде Татарстан телевидениесенең элеккеге дикторы, туган якны өйрәнүче һәм филокартист Абдулла Дубин.

Алабугадан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Чернова Татарстан халыклары ассамблеясы эшчәнлеге, республикада толерантлыкны ничек итеп саклап булуы белән кызыксынды. Фәрит Мөхәммәтшин педагогны үзенең укучылары белән Халыклар дуслыгы йортына килеп, моны үз күзләре белән күреп китәргә чакырды.

“Фәрит Хәйруллович, Сез үзегезнең оныкларыгызның Татарстан югары уку йортларында укуын теләр идегезме?” – дип сорады КФУ студенты Анастасия Егорова. Татарстан парламенты башлыгы хуплавын белдерде, “Татарстанда сыйфатлы белем бирелә һәм шул ук вакытта кереп укыр өчен мөмкинлекләр күбрәк тә”, дип өстәде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, “еллар буена хәл ителми” торган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итүчеләрнең күп булуы – сагаерлык сигнал. “Кая гына мөрәҗәгать итеп карамадык – гел шул формаль җавап”, – дип башлады шалтыратучыларның күпчелеге.

“Туры элемтә”гә йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин, республика халкының күп кенә проблемалары системалы һәм бөтен дәрәҗә җитәкчеләрнең җаваплылыгын тагын да күтәрүне таләп итә, диде. Ул “туры элемтә”ләрне министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль башлыклар белән даими уздыру заруриятенә игътибарны юнәлтте. “Кешеләр белән намус кушканча сөйләшергә, мөмкин булса – мәсьәләләрне хәл итәргә, булырлык түгел икән – ни өчен булмый һәм алга таба нишләргә икәнен әйтергә”, – дип саный ул.

Татарстан парламенты башлыгы журналистларга “гражданнарның мөрәҗәгатьләре турындагы республика законы чынлыкта эшлиме, җитәкчеләр шәһәр һәм авыл кешеләрен һәр сишәмбе көнне кабул итәме икәнен икшерергә”, дигән тәкъдим кертте. Ул бу уңайдан дәүләт учреждениеләре буенча “сишәмбе рейды” уздыру ярашлы булачагын әйтте.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гражданнарның бер мөрәҗәгате дә парламент башлыгы игътибарыннан читтә калмаячак. Аларга җаваплар “Ватаным Татарстан” белән “Республика Татарстан” газеталарының алдагы саннарында дөнья күрәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев