Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда сүзлекләрнең электрон фонды булдырылды

"Татар теле: зур электрон тупланма" "TATZET" платформасының бер проекты буларак, кичә ул Татарстан Фәннәр академиясендә тәкъдим ителде. Фонд турында академиянең әгъза-мөхбире, филология фәннәре докторы Камил Галиуллин сөйләде. “Электрон сүзлекләр алгы планга чыга. Проектның мөһим үзенчәлеге – бер чыганак белән генә чикләнеп калмыйча, төрле чыганакларны туплау, татар теле сүзлекләренең күп функцияле электрон тупланмасын булдыру. Бу кулланучыга татар теле турында күбрәк мәгълүмат бирергә ярдәм итә. Фондта тәрҗемәи, аңлатмалы, ике һәм күп телле сүзлекләр урын ала”, - диде ул. Камил Галиуллин сүзләреннән аңлашылганча, электрон фондта сүзнең дөрес язылышы, басымы, тәрҗемәсе, грамматик үзенчәлекләре, диалекталь сүзләрнең мәгънәсе, синонимнары һәм башкаларны табып булачак. Сүзлекләрнең электрон фондына http://suzlek.antat.ru/ сылтамасы аша керергә була. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә кайбер проектларның элегрәк эшләнгән булуын, ләкин төрлесе төрле урынга чәчелеп урнаштырылганын билгеләп узды. “Безнең максат – проектларны бер урынга туплау. Моннан тыш, бу платформада яңа эшләнгән проектлар бар. Безгә һаман саен “татар телендә сүзлекләрне таба алмыйбыз” дип мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә лексикографик фондта татар телендәге бөтен сүзлекләр урнаштырылган һәм җиңел эзләп табу мөмкинлеге тудырылган. Мәсәлән, китап сүзен язабыз, уннан артык сүзлектә китап турында нәрсә бар, барысы да килеп чыга. Бу журналистларга да эш өчен җайлы. Әйтик, галим –магә, -кушымчасы белән мәкалә яза, “мага, мәгә” дип кертә дә, шул кушымча белән бөтен мәгълүмат тезелеп чыга. 100 китап актарасы булмый. Ягъни, фәнни эшләребез тиз барачак. Сүзлек төзүчеләргә җайлы булачак, юкса сүзлек төзегәндә, әдәби әсәрләрдән җөмлә эзләп аптырыйлар бит. Ә монда ул җөмләләрне бик тиз эзләп табып булачак”, - дип аңлатты Олег Хисамов.
Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев