Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Республикабызда "Созвездие-Йолдызлык-2017" - XVII Ачык республика телевизион яшьләр фестивале башланды

1 нче марттан ел саен үткәрелә торган "Созвездие-Йолдызлык-2017" - XVII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленә старт бирелде, дип хәбәр итә Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы. Беренче зона туры 1 нче һәм 2 нче мартта Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында уза. Анда Лениногорск, Ютазы, Бөгелмә, Азнакай муниципаль районнарыннан 700 дән артык яшь талантлар катнашачак. Фестиваль традициясе буенча зона конкрусы вокал-соло, вокаль ансамбль, хореография, конферанс номинацияләре буенча үтәчәк. "Созвездие-Йолдызлык – 2017" фестивале 2001 елдан Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Созвездие-Йолдызлык» Татарстан Республикасы региональ иҗтимагый яшьләр оешмасы белән берлектә уздырыла. Бу хәрәкәт Татарстан проектлары арасында иң популяры санала, чөнки республиканың барлык район һәм шәһәрләрен колачлый. Шушы елларда бәйгенең барлык чараларында 750 000 артык кеше катнашкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев