Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Социалистик Хезмәт герое Пётр Дементьев исемендәге музей ачылды

Кичә Татарстанның Чүпрәле районы Үби авылында ике тапкыр Социалистик Хезмәт герое 1953-1977 елларда СССРның авиация промышленость министры Пётр Дементьев исемендәге музей ачылды. Әлеге музей Дементьев исемен йөрткән иң беренче музей булып тарихка кереп калачак, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте җитәкчесе Руфия Мөхетдинова. Музей Пётр Дементьев 110 еллыгы уңаеннан оештырылды. Биредә каһарманның балалык чоры һәм үсмер вакытлары, министр булып эшләгән еллары тасвирлана. Экспозициядә барлыгы 120дән артык экспонат, шуларның 15 шәхси әйбере тәкъдим ителгән. Музейда интерактив класс та эшли, биредә авиамодель түгәрәге оештырылган, ди Руфия Мөхетдинова. Яңа музейның экспозициясен Татарстан Милли музееның иҗади төркеме эшләгән. Экспозициядә Дементьевның шәхси әйберләре файдаланылган. Хәрби костюмы, Социалистик Хезмәт герое медале,  фотографияләр, сувениры һ.б. шәхси әйберләре музейда урын ала. Белешмә: Пётр Дементьев 1907 елда, хәзерге Чүпрәле районы Үби авылында туган. Генерал-полковник-инженер, ике тапкыр Социалистик Хезмәт герое (1941, 1977). Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлык академиясен тәмамлый. 1931 елдан гражданлык һава флотының фәнни-җитештерү институтында эшли. 1934-41 дә цех башлыгы, баш инженер, Казан авиация заводы директоры. 1941 дән СССР авиация сәнәгате халык комиссарының 1 нче урынбасары, 1946 дан министр урынбасары, 1953-57 дә һәм 1965 тән министры. 1957-65 тә Авиация техникасы дәүләт комитеты рәисе. 1956 дан КПСС Үзәк Комитет әгъзасы. 1954-77 дә СССР Югары Совет депутаты. СССР Дәүләт бүләге авиация сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен бирелә. Казанның бер урамы  Дементьев  исемен йөртә, һәйкәл-бюст һәм мемориаль такта куелган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев