Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда соңгы ярты елда бәяләр 3 процентка үскән - Татарстанстат

2016 елның июлендә Татарстанның кулланучылар базарында бәяләр 0,6 процентка арткан. 2015 елның декабреннән 2016 елның июленә кадәр бәяләрнең 3% артуы күзәтелгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә. Идел буе федераль округының 14 регионы арасында Татарстан Республикасы бәяләрнең иң аз үсеше критерие буенча бишенче урында тора. Удмуртиядә җиде айда бәяләр 1,8% үскән, Саратов өлкәсендә бу күрсәткеч 2,2% тәшкил итә, Мордовиядә - 2,3%, Оренбург өлкәсендә 2,5%. Бәяләрнең үсүе иң югары булган төбәк - Пермь өлкәсе. Биредә әлеге күрсәткеч 4,3% җиткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев