Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда сәүдә челтәрләре эшчәнлеген мониторинглау өчен электрон мәйданчык барлыкка килергә мөмкин

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Республика Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты, Татарстанның сәүдә өлкәсендә федераль законнар таләпләре үтәлешен мониторинглау төркеме җитәкчесе Таһир Һадиевның доклады буенча шундый тәкъдим кертте. Доклад Казанда үткәрелгән “Сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә көндәшлек тәэмин итү” темасына халыкара фәнни-гамәли конференциядә укылган иде.

Таһир Һадиев, бүген Татарстан сәүдә челтәрләрендә эшләүчеләр республика товарлары белән башка төбәкләр һәм башка илләрдән кергән товарлар арасында балансны сакламый, республикабызда товар җитештерүчеләрнең һәм теге яки бу товарга артыгын түләргә мәҗбүр (еш кына нигезсез) сатып алучыларның хокуклары бозыла, дигән фикердә.

Әлеге чыгыш буенча Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков Татарстан товар җитештерүчеләренең берәмләп сату сәүдәсеннән кысрыклап чыгарылуын бәйле хәлгә борчылу белдерде, һәм сәүдә челтәрләре эшчәнлеген мониторинглау өчен электрон мәйданчык булдырырга тәкъдим итте. “Андый мәйданчыкка бүген ихтыяҗ бар. Аны Татарстан Президенты карамагындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле институты каршында эшләтеп җибәрергә була. Аның структурасы “Халык контроле” проекты сыман була ала. Шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәтенекеләр закон бозу турындагы мөрәҗәгатьләрне аннан карый һәм оператив рәвештә чарасын күрә алачак”, - дип билгеләп үтте Премьер.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев