Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Саматов укулары" төбәк фәнни-гамәли конференция узачак

3 ноябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия ислам институты белән берлектә җиденче тапкыр "Саматов укулары" төбәк фәнни-гамәли конференциясен уздыра. Бу хакта дини оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Габделхак хәзрәт Саматов (1930-2009) XX гасыр ахыры - XXI гасыр башы күренекле дин әһелләренең берсе, күп сандагы дини китаплар авторы, нәзарәтнең беренче казые. Ул - татар халкының инкыйлабка кадәрге чордагы бай дини мирасын тудыручы дин әһелләренең дәвамчысы.

“Саматов укулары” Габделхак хәзрәтнең мирасын барлау, эшчәнлеген өйрәнү һәм традицион ислам кыйммәтләрен ачу максатыннан оештырыла. Чара кысаларында күркәм дини – милли эшчәнлек алып баруы белән аерылып торган шәхесләргә Г.Саматов исемендәге “Рухи мирас” премиясе тапшырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев