Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда сайлау кампаниясе, бәхеткә, Россиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, гамәлдәге федераль законга ярашлы уза" - Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстанда сайлау кампаниясе гамәлдәге федераль законга ярашлы уза. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте.

“Җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга санаулы көннәр калды. Сайлау кампаниясе, бәхеткә, Россиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, гамәлдәге федераль законга ярашлы уза, хөрмәт һәм түземлелек тонында, нинди дә булса эксцессларсыз уза. Һәрхәлдә, әлегә кадәр җитди хилафлыклар юк”, - дип басым ясап әйтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Ф.Мөхәммәтшин фикеренчә, Татарстан өчен һәм тулаем Россия өчен алдагы сайлау – җиденче чакырылыш Дәүләт Думасын формалаштыру буенча эре сәяси кампанияләрнең берсе. “Сайлау кампаниясе федераль законнарга үзгәрешләр кертүгә, илебез икътисадына һәм сәясәтенә, аның халкына йогынты ясый торган тышны факторларга бәйле гади булмаган шартларда үткәрелә. Шундый вазгыятьтә бу сәяси акцияне барлык халыкның бердәм катнашында үткәрергә кирәклекне сайлаучыларга аңлатырга кирәк, ә без шулай эшлибез дә. Һәм алар, татарстанлыларның наказларын, теләк-тәкъдимнәрен Дәүләт Думасына алдагы 5 елда җиткереп торсын өчен, республикадан мөмкин кадәр күп вәкил сайларга кирәк”, - диде ул.

“Монда битарафлар булырга тиеш түгел, сәяси партияләр күп – сайлау мөмкинлеге киң. Бу сайлау кампаниясендә һәр кеше катнашырга һәм партияләрдән тәкъдим ителгән депутатларга яки үз-үзләрен тәкъдим итүчеләргә фикерен белдерергә тиеш. Бездә “Бердәм Россия” париясеннән -13 депутат, КПРФтан - 2. Бу зур көч”, - дип өстәде республика парламенты башлыгы.

Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук искәрткәнчә, 2020 елда Татарстан ТАССРның оешуына 100 ел тулуны билгеләп үтәчәк. “Республика Президенты указына ярашлы рәвештә, Татар АССР оешуның йөзьеллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты расланган. Әлеге комитетның 29 августта беренче утырышы булды һәм аны Рөстәм Миңнеханов уздырды. Әзерлек планы эшләнгән дияргә була, атна ахырына кадәр ул расланыр һәм юбилейны үткәргәнчегә кадәрге алдагы 4 елда үтәлеше мәҗбүри булыр дип уйлыйм. Республикабызның гасырлык үсешен төрле яклап бәяләү, билгесез битләрен, бәлки Татарстанның тарихи-сәяси, хезмәт, иҗат елъязмасында актив катнашып онытыла төшкәннәрнең исемнәрен актуальләштерү өчен ул әйбәт мөмкинлек булачак. Алда зур эшләр бар”, - дип мөрәҗәгать итте ул депутатларга.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, бу юбилей датасын “татарстанлыларны берләштерү, тынычлык һәм килешүчәнлекне ныгыту, республиканың икътисады һәм социаль трамагы үсеше юлларының яңаларын табу өчен” файдаланырга кирәк”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев