Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда сайлау алды активлыгы, илдәге уртача активлыктан югарырак булды" - Михаил Виноградов

“Татарстанда сайлау алды активлыгы, илдәге уртача активлыктан югарырак булды. Моннан тыш, алар сайлаучылар өчен күпкә кызыклырак, үзенчәлеклерәк иде”,- диде бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат конференциясендә “Петербургская политика” фонды җитәкчесе Михаил Виноградов.

“Татарстанда сыйфатлырак эшлиләр, һәм омтылырга, катнашырга теләк уята торган вакыйгалар, нокталар, максатлар куялар. Шуңа да Татарстанда социаль оптимистлык дәрәҗәсе, уртача күрсәткеч белән чагыштырганда, күпкә югарырак”,- диде ул.

“Бу сайлауларда, 2011 ел белән чагыштырганда, илкүләмендә сайлауларга килүчеләр күбрәк һәм бу, дөресен әйткәндә, сюрприз. Мин бүген Казанда 3 сайлау участогында булдым. Кешеләр сайлауга килә, олы яшьтәгеләр генә түгел, урта яшьтәгеләр, хәтта яшьләр дә килә. Гомумән алганда, сайлаулар ярыйсы ук актив”, - дип бәяләде сайлаулар барышын “Петербургская политика” фонды җитәкчесе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев