Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда сабан культуралары 1653,7 мең гектарда чәчелгән

18 майга Татарстан буенча сабан культураларын чәчү 1653,7 мең гектарда башкарылган, бу ниятләнгән мәйданның 93 процентын тәшкил итә. Узган елның әлеге көненә бу күрсәткеч 1551,3 мең гектар булган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба һәм Сарман районнары игенчеләре чәчүне 95 процентка үтәгән. Республика буенча бөртекле сабан культуралары 1026,7 мең га яки фаразга карата 98 процентта чәчелгән. Ашлык кукурузы 88,9 мең, ә силоска 126,2 мең гектарны биләгән. Рапс 79,4 мең, ә көнбагыш 98,6 мең гектарда чәчелгән. Шикәр чөгендере 62,1 мең гектар мәйданда чәчелгән, ә бәрәңге 5,2 мең гектарда утыртылган. Бер еллык үләннәр һәм терлек азыгы катнашмасы 229 мең гектарда чәчелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев