Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда Россиядәге беренче мөселман телевидениесе барлыкка киләчәк

Татарстан Мөселманнар диния нәзарәте Россиядәге беренче мөселман телевидениесе өчен контент җитештерә башлады. Иң башта канал Интернет аша эшләячәк, аннан соң кабель челтәренә күчәчәк. Бу хакта, республика мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе Ришат Хәмидуллинга сылатама биреп, РБК-Татарстан хәбәр итә. "Мөселман телевидениесе оештыру турында күп еллар сөйләнелде. Кызганыч, проблема чишелмәде. Хәзер мөфти безнең алга бу юнәлештә активрак эшләү бурычын куйды. Хәзерге вакытта телевидение өчен контент әзерләнә. Тиздән Интернетта проектлар циклын башларга ниятлибез. Аннан соң кабель телевидениесенә күчәчәкбез. Шулай ук безнең “Азан” интерен-радиобыз бар. Барлык проектларны тормышка ашыру ел ахырында төгәлләнәчәк», - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев