Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Россия почтасы"ның курьер хезмәте эшли

Бүгенге көндә Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Түбән Камада “Россия почтасы”ның курьер хезмәте эшли. Агымдагы елда компания Татарстандагы курьер хезмәтен киңәйтергә уйлый. Сервисны үстерү өчен республикага узган елның ахырында үзебезнең илдә җитештерелгән машиналар кайтарылган, дип хәбәр ителә Казан мэриясе рәсми сайтында "Татарстан Почтасы" матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга таянып. Узган елда компания курьер хезмәтенең 101 бүлекчәсен ачты, алар “кулдан кулга” хезмәтен башкара. Хәзерге вакытта “Россия почтасы”ның курьер хезмәте илнең 137 зур шәһәрендәге 143 бүлектә тәкъдим ителә, шуларның 4-се – Татарстан шәһәрендә. Хезмәт көн саен (бәйрәм көннәрендә дә) 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр күрсәтелә. Курьер хезмәтләреннән физик затлар да, юридик затлар да файдалана ала. Посылкаларны кабул итәр өчен курьерларны тәүлек әйләнәсендә “Россия почтасы” сайтының “Курьер” бүлеге аша, кыска хәбәрләр хезмәте, мобиль кушымтада, шулай ук бердәм элемтә үзәгенә мөрәҗәгать итеп чакыртырга була. Быел курьер хезмәте зонасын киңәйтү һәм тагын 118 шәһәрдә курьер бүлекчәләрен ачу планлаштырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев