Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда РФ ФҖның VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирергә хокуклыларның 54,86 проценты гражданлык хокукыннан файдаланган инде

Бүген 15 сәгать 30 минутка алынган мәгълүмат буенча, Татарстанда РФ ФҖның VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирергә хокуклыларның 54,86 проценты гражданлык хокукыннан файдаланган – бу 1 млн 577 мең 882 кеше тавыш биргән дигән сүз.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әлеге комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә шулай дип игълан итте. Иң күп сайлаучылар килгән муниципаль районнар - Әтнә, Апас, Кайбыч. Аерым алганда, Әтнә районында 92,91 процент, Апаста 92,62 процент, Кайбыч төбәгендә 91,13 процент сайлаучы тавыш биргән. Әгъзам Гобәйдуллин сүзләренчә, Аксубай районында 89 процент тавыш биргәннәр, Әлки, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә, Саба, Чирмешән районнарында – 70 проценттан артыгы.

Былтыр Президент сайлауларына 15.00 сәгатькә 57,7 процент сайлаучы тавыш биргән иде, дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев