Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда республиканың этнографик картасын әзерләделәр

Проектның инициаторы — Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты. Татарстан Республикасының этнографик картасы белән «Татарстан — уртак йортыбыз» порталына да кереп танышырга мөмкин.   Проектны тәүге тапкыр яз айларында — III Татарстан халыклары Съездында тәкъдим иттеләр. Этнографик карта соңгы 2010 елда халык исәбен алу статистикасы, милли-мәдәни оешмалар, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары биргән мәгълүмат ярдәмендә әзерләнгән. Этнографик картада «Милли-мәдәни берләшмәләр», «Милли мәгариф», «Иҗат коллективлары», «Традицион конфессияләр», «ТР халыклары бәйрәмнәре» һәм «РТ буенча гомуми мәгълүмат» бүлекләре күрсәтелгән.
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев