Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда праймеризда барлык сайлаучыларның 13 проценты катнашкан

Алдан тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина праймеризның оешкан төстә узганын билгеләп үтте.

("Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бүген алдан тавыш бирүгә, ягъни праймеризга 398 мең 193 кеше килгән. Бу - барлык сайлаучыларның 13 процентын тәшкил итә. Әлеге хакта ТР Дәүләт Советы Секретаре, башлангыч тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина хәбәр итте.

Ул республикада барлыгы 2 млн 900 сайлаучы исәпләнүен искәртте. "Бүген 20.00 сәгатькә 460 участок бюллетень бирүне туктатып, аларны эшкәртүгә кереште", - диде.

"Праймериз оешкан төстә узды. Исәпләү участокларына, ситуацион үзәккә, оештыру комитетына да зарланулар килмәде", - дип белдерде Лилия Маврина. 

Фото: Михаил Захаров

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев