Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда педагогик югары уку йортларына максатчан кабул итү мәсьәләсе өстенлекле санала

“Башлангыч этапта мәктәп эскәмиясеннән 400гә якын кешене кабул иттек. Әмма конкурслар барышында без беренче тапкыр 183 педагогны максатчан кабул итәбез. Бу студентлар уку елы дәвамында ай саен 15 әр мең сум стипендия алачак. Вузны тәмамлагач, алар мәҗбүри рәвештә үзенең муниципаль районнарына кайтырга тиеш булачак. Моны конкрет мәктәпләр өчен максатчан төстә кадрлар әзерләү буенча яхшы перспективалы проект дип саныйбыз”, -дип белдерде Татарстанның Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистларга ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә. Министр киләсе елга да максатчан кабу итү буенча конкурс игълан ителгәнен әйтте. “Былтыр беренче мәртәбә педагогик вузларны тәмамлаучыларны сертификацияләдек. Бу Казан федераль университеты һәм Яр Чаллының педагогика университеты. Беренче тапкыр үткәрелгән сертификациянең нәтиҗәләре төрле булды. Киләсе елга барлык чыгарылыш укучылары өчен бу мәҗбүри рәвештә планлаштырыла. Башта безнең чыгарылыш укучылары контроль-үлчәү материаллары буенча БДИ тапшырачак. Бу аларның методик юнәлеш буенча ни дәрәҗәдә әзерлекле булуын күрсәтәчәк”, – дип сөйләде Энгель Фәттахов. Министр сүзләренә караганда, вуз тәмамлап, сертификат алучылар “Наш новый учитель” грантына дәгъва кыла ала. Бу ай саен төгәл фән буенча 10 мең сум, калган гуманитар предметлар буенча 7,5 мең сум. “Бу яшь мөгаллимнәр өчен хезмәт хакына яхшы өстәмә акча. Бу программа буенча 3 меңгә якын яшь укытучы белем бирү оешмаларына килде”, - диде ул. Моннан тыш, Энгель Фәттахов беренче тапкыр безнең укытучыларның “Укытучы-остаз”, “Укытучы-эксперт”, “Укытучы-мастер” номинацияләрендә грант алганын әйтте. “Бу да хезмәт хакына өстәмә акча. Эксперт укытучылар 10 мең сумга кадәр, остаз укытучылар 7 мең сумга кадәр, укытучы-осталар 5 мең сумга кадәр алды. Бу безнең укытучыларга сыйфатлы белем таратуга стимул бирәчәк”, - дип саный Энгель Фәттахов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев