Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда “Океан” проекты сериясендәге сак корабын суга төшерделәр

Бүген Яшел Үзәннең А.М. Горький исемендәге заводында, Россиянең Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәте өчен 22100 “Океан” проекты сериясендә эшләнгән сак корабын суга төшерделәр. Беренче ранглы хәрби кораб 22100 проекты сериясендә Санкт-Петербургның “Алмаз” Үзәк диңгез конструкторлык бюросы эшләгән икенче кораб булды. Аны "Петропавловск-Камчатский" дип атаганнар.
  • Сериянең беренче төп корабы “Поляр йолдыз”ны 2014 елның 21 маенда суга җибәргәннәр иде.
“Бүген без “Океан” сериясе корабы суга җибәрәбез. Сериянең беренче төп “Поляр йолдыз” корабы инде елдан артык Арктика киңлекләрендә хезмәт итә. Ул заманча, ышанычлы корабль. Дәүләт чикләрен саклауда һәм Россия Федерациясенең икътисади һәм башка закон мәнфәгатьләрен кайгыртуда төрле бурычлар башкара. Чик хезмәтендә әлеге корабльләргә ихтыяҗ зур. Аларны Арктикада, Камчаткада, Сахалинда һәм Приморьеда көтәләр”, - дип сөйләде заказ бирүченең вәкиле, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте Чик буе хезмәтенең Яр буе сагы департаменты җитәкчесе, вице-адмирал Геннадий Мадведьев. Яңа төр кораб автоном режимда 60 тәүлек буена хезмәт күрсәтә ала, тизлеген 20 узелга кадәр җиткерә. Мондый судноның йөзү ераклыгы 12 мең мильгә кадәр җитә. “Океан” Россия Федерациясенең икътисади зонасын саклау өчен тәгаенләнә. Ул авария-коткару, су өслегендә һәлакәткә юлыккан очкычлар, корабльләр, катерлар һәм башка йөзү чараларының экипажын һәм пассажирларын эзләү һәм коткару операцияләрендә катнаша. Сак корабы судноларда янгын сүндерергә, буксирга алырга, авария хәлендәге судноларны ябык урынга озатуда ярдәм күрсәтә ала. Россиянең Федераль куркынычсызлык хезмәтенә террорчылык һәм пиратлыкка каршы көрәштә, контрабанда, законсыз миграция очракларын ачыклауда ярдәм итә.
  • “Океан” корабларында Ка-27 класслы вертолетлар өчен утыру-очып китү мәйданчыгы һәм ангар булуы билгеле.

Татар-информ Автор: Валерия Белова Фото: Валерия Белова  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев