Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда музыкаль тәнкыйть юк"

“Татарстанда музыкаль тәнкыйть юк”, - диде музыка белгече Филүсә Арсланова Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең Кайгыртучылар советы утырышында катгый итеп. “Музыкаль тәнкыйть булмаганга, сәхнәгә теләсә кем менә - бу зур проблема. Татар телле музыка белгечләренә кытлык. Саллы тәнкыйть булмау мәдәният кризисына китерә”, дип дәвам итә ул үз фикерен. Журналист һәм Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Гүзәл Сәгыйтова Филүсә Арсланова сүзләре белән килешеп: “Музыкаль тәнкыйть юк. Музыка белгечләренең булганнары да язмаларын матбугатта бастыра алмыйлар, - ди. - Чөнки матбугат чарасына мөрәҗәгать итсәләр, аларның мәкаләләрен кире кагалар. “Безгә мондый кирәк түгел, халыкка якынрак булсын”, диләр. Халыкка якын булсын өчен, редакцияләр белгечләргә мөрәҗәгать итмичә, үз журналистларыннан яздырталар. Музыка белгечләренең күңелләре төшә дә, башка өлкәгә эшкә урнашалар”. guzal sag
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев