Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда мөслимәләр өчен "Хатын-кызлар гимназиясе" клубы ачыла

Бүген, 21 октябрьдә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында "Хатын-кызлар гимназиясе" дип исемләнгән мөслимәләр клубының ачылышы узачак. Әлеге клубның үзенчәлекләре хыкында диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова сөйләде.

Айгөл Биктимирова сүзләренә караганда, "Хатын-кызлар гимназиясе" яшь мөслимәләр өчен оештырыла. “Бездә хатын-кызлар юнәлеше инде эшләп килә, ләкин алар нигездә абыстайлар, өлкән яшьтәге хатын-кызларга каралган. Яшьләр диния нәзарәте уздырган бөтен чараларда катнашсалар да, әлегә кадәр алар өчен аерым очрашулар уздырылмады,” – ди ул.

Клуб кысаларында мастер-класслар, психологик тренинглар узачак. Шулай ук төрле шәхәсләр белән очрашулар да оештырырга ниятлиләр. Әйтик, беренче очрашуга "Ән-Ниса" хатын-кызлар сайты җитәкчесе Лола Сәмигуллина киләчәк. Хатын-кызга хас сыйфатларны булдыру, үзеңне камилләштерү буенча да дәресләр оештырылачак.

Айгөл Биктимирова клубның эшләү тәртибе мастер-классларга һәм дәресләргә нигезләнеп төзеләчәген әйтте. “Бу атнада җомга җыелышабыз, ләкин һәр атна да шулай була дигән сүз түгел. Очрашу һәр атна булачак, ләкин вакыты мастер-класс һәм дәрес алып баручыларның мөмкинлегеннән чыгып төзеләчәк.

Инде бер психолог белән сөйләшеп куйдым, ул безгә ай саен килеп тренинглар уздырырга вәгъдә бирде. Кызлар үзләре теләк белдереп, группа җыелса, ул алар белән аерым да шөгельләнә алачак. Ноябрь аенда Мәскәүдән бер психолог киләчәк, аның көне инде билгеләп куелган”, – дип сөйләде Айгөл Биктимирова.

Мөслимәләр клубына теләге булган һәркем йөри алачак, яулыктан булырга кирәк дигән таләп куелмый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев