Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татарстанда моңа кадәр мондый зур бүләкне беренче затка беркайчан да бирмәделәр" - Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт киңәшчесенә Россиянең Хезмәт Герое исеме бирелүне республика өчен мөһим вакыйга дип атады. «Татарстанда моңа кадәр мондый зур бүләкне беренче затка беркайчан да бирмәделәр. Башкорт җиткәчеләре Хезмәт Герое исемен алдылар, ә татарстанлылар – юк. Бу, беренче чиратта, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевның эшчәнлегенә, әмма шулай ук ул елларда уңышлы хезмәт иткән башкаларга да бирелгән югары бәя», – диде парламент башлыгы Татарстан Дәүләт Советы президиумы утырышында. Исегезгә төшерәбез, «дәүләт һәм халык алдында күрсәткән хезмәте өчен» Татарстанның беренче Президентына Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исемен бирү турында Боерыкны Россия Президенты Владимир Путин 25 апрельдә имзалады.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев