Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Мирас угы" сериалының яңа сериясе төшерелгән

“Мирас угы” сериалының яңа сериясе – вакыйга башланганчы булган тарихны сурәтләгән “нуленче” серия (приквел) чыкты.

Бүген "Татармультфильм" студиясе Казанның "Родина" кинотеатрында әлеге сериалны “Укучы көндәлеге” республика проектында актив катнашучы балаларга һәм журналистларга тәкъдим итте.

Җиде мультфильмнан торган сериалның сюжеты буенча Роман һәм Зөләйха көчле шаман белән көрәшә. Көч сынашу Татарстанның тарихи урыннарында — Казан Кремлендә, борынгы Болгар җирлегендә, Зөя утрау-шәһәрлегендә бара.

Бүгенге беренче тапкыр күрсәтелгән серия “Котраг – Кубрат улы” дип атала һәм мирас угының кайдан килеп чыгышы турында мәгълүмат бирә.

Сериалның сценарий авторы – Сергей Киатров җитәкчелегендәге иҗади төркем. “Без Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән киңәшләшеп эшләдек. Алар һәр адымыбызны күзәтеп торды. Балалар психологлары, методистлар белән бергәләп эшләдек”, – дип сөйләде “Татар-информ”га "Татармультфильм" студиясе җитәкчесе Азат Ганиев.

“Котраг – Кубрат улы” проекты кинематография өлкәсендә иҗади проектларны гамәлгә ашыруга коммерциячел булмаган оешмаларны сайлап алу конкурсында җиңеп чыккан – балалар өчен анимацион фильмны төшерергә студиягә 1 миллион сум субсидия бүлеп бирелгән иде.

Хәзер сериал тулысы белән мәктәпләрдә балаларга күрсәтелә. Мультсериалны 100 минутлык тулы метражлы мультфильм итеп ясау концепциясе эшләнә. Бу хакта “Татар-информ”га Азат Ганиев сөйләде.

"Мирас угы" сериалы геройлары мультфильм кысаларына гына сыеша алмыйча, “дөньяга чыктылар” – Роман белән Зөләйханы балалар шулкадәр үз итте, алар Татарстан Республиканың мәдәни проектларында да кулланыла башлады дип горурлана авторлар. Сүз нигездә “Укучы көндәлеге” республика проекты турында бара – әлеге геройлар – Роман белән Зөләйха “Укучы көндәлеге” тышын бизи.

Авторлар соңрак мультфильм интернетка эленү мөмкинлеген дә кире какмады.

“Мирас угы” проектының яңа сериясен "Мультимания" каналы күрсәтәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев