Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда минималь хезмәт хакы артачак

Татарстанда 2018 елда минималь хезмәт хакы артачак. Бу хакта кичә Татарстан Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. «Алдагы елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру максатыннан, бюджет проектында шактый зур сумма каралган. Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы 7800 сум тәшкил итә. Аны 9489 сумга кадәр күтәрү планлаштырыла. «Указга» кермәгәннәрнең саны билгеле (Россия Президенты Владимир Путинның «Май указлары» хакында сүз бара — Л.Л.). Аларның хезмәт хакына 3,1 млрд сум күләмендә акча каралган», - диде министр.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев