Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Минем һөнәр - минем киләчәк" республика бәйгесе башланды

Кичә "Минем һөнәр - минем киләчәк" республика балалар техник иҗаты бәйгесе башланды. Бәйге укучыларның гамәли проектлар һәм тикшеренүләр өлкәсендәге инновацион идеяләрен ачыклау һәм аларга теләктәшлек күрсәтү максатыннан уздырыла. Бәйгедә 8-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Сайлап алу этабына гаризалар һәм проектлар кабул итү 2016нчы елның 1нче декабреннән 2017нче елның 15нче февраленә кадәр дәвам итәчәк, дип искәртә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Белешмә өчен. "Минем һөнәр - минем киләчәк" республика балалар техник иҗаты бәйгесе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Казан радиомеханика көллияте тарафыннан үткәрелә. Чара укучыларның интеллектуаль мөмкинлеген үстерүгә һәм гамәлгә ашыруга, аларда проектлы-тикшеренү культурасын һәм республикада кирәкле актуаль һөнәрләр турында күзаллау формалаштыруга юнәлтелгән.

Җиңүче дипломнары киләчәктә Казан радиомеханика көллиятенә түләүсез урыннарга конкурстан тыш укырга керергә мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев