Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Милли сәүдә маркасы" фестиваль-бәйгесенең зона туры җиңүчеләрен бүләкләделәр

Татарстанның «Милли сәүдә маркасы»н патентлау һәм премияне үстерү буенча стратегик өстенлеге бар. Бу хакта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев II Республика «Милли сәүдә маркасы» фестиваль-бәйгесенең зона туры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында җиткерде. Чаллыда һәм Чулман аръягы төбәгендәге иң яхшы җитештерүчеләрне бүләкләү чарасында шулай ук «ТР милли сәүдә маркасы» предприятиесе генераль директоры Илсур Сафиуллин катнашты. Сөт, ит, икмәк һәм кондитер эшләнмәләр, шулай ук сәнәгать товарлары җитештерүчеләрнең зона туры Чаллы шәһәрендә 22 – 23 ноябрь көннәрендә үтте. «Милли сәүдә маркасы» фестиваль-бәйгесен Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Чаллы һәм Чулман аръягы төбәгеннең Сәүдә-сәнәгать палатасы оештырды. Денис Вәлиев җиңүчеләрне товар сыйфаты буенча бөтенроссия бәйгесе лауреатлары булырга чакырды. Илсур Сафиуллин республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында әлеге премиянең әһәмиятен аңлауларын һәм Татарстан эшмәкәрләренең эше уңышлы баруында ярдәм итүләрен билгеләп үтте. Быел бәйгедә 35тән артык предприятие катнашкан. Жюри һәм кулланучылар 40тан артык сөт, ит, икмәк продукциясенә һәм сәнәгать товарларына бәя биргән. Бәяләнүче төп критериеләргә гамәлдәге тиешле стандартларга туры килү, органолептик сыйфатлар, төрү һәм бизәү таләпләре үтәлеше, маркировка һәм атрибутика, лаек булган бүләкләре, дизайн һ.б. керә. «Иң яхшы продукт» (азык-төлек) номинациясендә 1нче урынны сигез предприятие продукциясе: «Авангард» (сулугуни сыры), «Касыймов сөт комбинаты» («Туган як сөте» 3,2 процентта), «Казан балык эшкәртү заводы» (ысланган сельдь), «Мәсгутов Р.Р.» (кәрәзле бал), «Мосс» («Пузырек» хәмере), “Мотыйгуллин Р.М.” («Московская» казылыгы), «Пищекомбинат» («Казан» прәннеге), «СМП-Нефтегаз» («Южная» казылыгы) яулады. «Иң яхшы товар» (сәнәгать товарлары) номинациясендә 1нче урынга дүрт предприятие товарлары чыкты. Алар: «Кукмара киез комбинаты» (сарык йоныннан сувенир продукция), «Кукмара металл савыт-саба заводы» (пылау казаны), «Васильево пыяла заводы» (универсаль кухня җыелмасы), “Хәсәнов Р.Ф.” (үреп эшләнүче җиһаз фабрикасы). Быелгы фестивальда «Милли сәүдә маркасы» товар билгесен куллануга килешү төзегән компанияләр катнашкан. Алар арасында «Татспиртпром», «Чаллы-бройлер», «Семечкин», «Горизонт» һ.б. бар. Илсур Сафиуллин шулай ук хәзер Татарстан җитештерүчеләре продукциясе белән күчмә ярминкәләрне ил буйлап оештыру мөмкинлеге карала, дип белдерде. Мондый үрнәкне бөтен Россия буйлап йөрүче Белоруссия җитештерүчеләре күрсәткән инде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев