Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда милли бәйрәмнәр бу шимбәдән башлана

2016 елда Татарстанда уздырылачак милли бәйрәмнәрнең графигы тәгаенләнде. 28 май көнне Татарстан башкаласында республика күләмендә татарларның милли бәйрәме Сабан туе уздырылачак. (Авыл җирлекләрендә бәйрәм 4-5 июньгә билгеләнгән). 29 май көнне Лаеш районының Никольское авылында “Каравон” XXIV халыкара рус фольклор бәйрәме була. 11 июньдә Кукмараның Лельвиж авылында удмурт халкының республикакүләм “Гырон быдтон” бәйрәмен уздыру ниятләнә. Мариларның Бөтенреспублика “Семык” милли бәйрәме быел Әгерҗенең Күлегәш авылында 18 июньдә билгеләп үтеләчәк. Чувашларның “Уяв”ын 25 июньдә Нурлат шәһәрендә уздыру планлаштырыла. Икенче көнне, ягъни 26 июньдә, Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында мордва (эрзя) милләтеннән булганнар һәм бөтен республика халкы “Балтай”ны бәйрәм итәр дип көтелә. 2 июльдә Яр Чаллы каласында Славян халкының милли бәйрәме “Иван Купала”ны шулай ук республика күләмендә билгеләп үтәргә җыеналар. “Питрау”ны быел Мамадышның Җөри авылында 16 июльдә узыру планлаштырыла. Бу хакта ТР Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев