Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда "Милләтебез хәзинәләре" профильле сменасы үз эшен башлап җибәрәчәк

Кичә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм «Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина 17 ел рәттән уздырылып килә торган әлеге лагерьның быелгы үзенчәлекләре турында сөйләде. «Милләтебез хәзинәләре» лагереның быелгы икенче сменасы 7-15 август көннәрендә үтә. Аның максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, татар халкының мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтенә хөрмәт тәрбияләү. «Без, читтә яшәүче татар балаларын чакырып, аларның телгә булган мәхәббәтен көчәйтеп җибәрәбез, - ди Илдар Гыйльметдинов. – Килүче балаларның 20-25 проценты бөтенләй телне белми булып чыга. Алар да тел яратып китәләр». Ләйсән Сафина лагерьга «бер авыз татарча сүз» белмичә, «Здравствуйте» дип килеп кергән балалар да булуын әйтте. Бер монда булган балаларның бирегә ел саен килергә атлыгып торулары турында сөйләде. Лагерьның быелгы беренче сменасында 90 бала ял итсә, икенчесендә Россиянең 14 төбәгеннән һәм Казахстаннан 140 бала ял итәчәк. Быел сменаның тугыз гына көн булуын оештыручылар финанс кыенлыгы белән аңлаттылар: балалар санын киметмәс өчен, көннәр санын кыскартыга мәҗбүр булганнар. Илдар Гыйльметдинов мондый лагерьның бер-ике смена белән генә канәгатьләнмичә, «Артек», Орленок»лар кебек, ел әйләнәсе эшләтү теләген җиткерде. «Милләтебез хәзинәләре» сменасында ял итүчеләр өчен зур программа каралган: балалар, Казанга килеп, Татарстан Милли музеенда булачаклар, Г.Кариев театрында "Галиябану" спектаклен һәм «Мир» кинотеатрында татарча кино караячаклар.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев