Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстанда мәгариф өлкәсенә бүленәчәк акча күләме арта

Татарстан мәктәпләренә дәреслекләр сатып алу өчен 2017 ел бюджет проектында 310 млн сум акча каралган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган Парламент тыңлауларында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Гомумән алганда, киләсе елга республиканың мәгариф өлкәсенә, 2017 ел бюджет планында каралганча, 50 млрд 141 млн сум бүленәчәк. 2018 елда бу күрсәткеч 54 млрд 10 млн, 2019 елда 54 млрд 572 млн сум булыр дип фараз кылына.

Әлеге акчалар Татарстанда дистәдән артык дәүләт программаларын гамәлгә ашыру өчен тотылачак. Мисал өчен, "Алгарыш" программасы өчен бюджеттан 100 млн сум акча бүлеп бирү ниятләнә.

Агымдагы елда мәгариф өлкәсенә 45,6 млрд сум акча бүленгән булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев